Логотип Идель
Яңалыклар

«Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә» исемле Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде

23 апрельдә Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә» исемле Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (ТӘһСИ) узды, аның төп оештыручысы да - ТӘһСИ.

23 апрельдә Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә» исемле Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (ТӘһСИ) узды, аның төп оештыручысы да - ТӘһСИ.

- Дөньяның мәшһүр шәхесләренең берсе, гаҗәеп зур һәм тәэсирле иҗаты белән татар милләтен берләштергән, татарларны дөньяга таныткан Габдулла Тукай безне кабат бер дулкынга җыйды. Ул безне егерменче, егерме беренче гасыр мәдәни киңлекләреннән торып кабат үзенә мөрәҗәгать итәргә чакыра. Тукайның 135 еллык юбилее Татарстан өчен дә, төрки дөнья өчен дә - зур символик чара, - дип сәламләде конференциядә катнашучыларны филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина.

Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевның махсус видеосәламләве белән ачып җибәрделәр.

- Тукай иҗаты — милләтебезне саклау һәм киләчәккә җиткерү юлында, мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора. Һәм, иманым камил, ул киләчәк гасырларга да ирешәчәк. Бөек шагыйребез иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый. Моның нигезендә, беренче чиратта, Тукай иҗатының халыкчан булуы ята. Шуңа күрә аның шигырьләре ХХ йөз башында ук бөтен төрки дөньяга тарала һәм ул тугандаш халыкларның үз шагыйренә әйләнә. Конференциянең «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә» дип аталуы да тирән мәгънәгә ия. Чөнки шагыйрь иҗаты инде күптән милли чикләрне үтеп, төрки халыкларның мәдәнияте үсешенә көчле йогынты ясап килә, - диде Минтимер Шәймиев үз мөрәҗәгатендә.

Чит ил һәм Россия төбәкләреннән булган катнашучылар конференциягә онлайн рәвештә кушылды. Алар арасында фәннәр докторлары Иса Габиббейли (Азәрбәйҗан), Низомиддин Махмудов (Үзбәкстан), Абдылдажан Акматалиев (Кыргыз Республикасы), Юлай Шамилоглу (АКШ), "Дуслык" татар милли мәдәнияте җәягыяте рәисе Әнвәр Алмаев (Әстерхан), Уральскиның Г. Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов һ.б., оффлайн рәвештә катнашучылар арасында исә филология фәннәре докторлары Ким Миңнуллин, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Тәлгат Галиуллин, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, халык шагыйре Рәдиф Гаташ һ.б. бар иде.

Фәнни-гамәли конференция эшенең төп юнәлешләре XX-XXI гасырлардагы әдәбиятара багланышларга, Тукай һәм милли сәнгать үсеше, Тукайны өйрәнү фәненең торышы һәм бурычлары; шагыйрьнең тормышын, иҗатын өйрәнү, әсәрләрен дөнья халыклары теленә тәрҗемә итү, саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү мәсьәләләренә багышланган иде. Конференциядә катнашу өчен барлыгы 100 гә якын фәнни доклад кабул ителгән, һәм алар нигезендә мәкаләләр җыентыгы нәшер ителгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев