-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе була
2 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырыла.
«Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы беренче тапкыр 1910 елда Казанда «Сабах» нәшрияты, «Милләт» типографиясендә гарәп графикасында нәшер ителә. Анда «Гали белән Кәҗә», «Безнең гаилә», «Шаян Песи», «Ак Бабай» һ. б. шигырьләре тәүге тапкыр басыла. 2022 елда Татарстан китап нәшриятында әлеге басма Татарстан Республикасы Милли музее фондларында, Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендә тәкъдим ителгән нөсхәләренә нигезләнеп әзерләнгән», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.
Китапның төзүчесе – Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова. Бу - беренче тапкыр Габдулла Тукайның үзе исән вакытта нәшер ителгән китапның репринт вариантларын кулланып әзерләнгән яңа форматтагы басма.
«Гарәп язуындагы Тукай әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләрен кириллицада биргәндә аеруча характерлылары төп нөсхәдәгечә сакланды. Әйтергә кирәк, Казандагы Тукай әдәби музее Габдулла Тукай һәм аның чордашларының иҗатын, тормышын өйрәнүдә күпкырлы фәнни эшчәнлек алып бара. Музей фондындагы ядкярләр хакында күпсанлы фәнни һәм фәнни-популяр характердагы мәкаләләр басыла, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырыла», - диде ул.
Аның әйтүенчә, Тукай әдәби музее эшләгән өлкәләрнең берсе – шигырь җыентыкларын Габдулла Тукай иҗатының аерым мөстәкыйль жанры буларак өйрәнү – Тукай фәненең яңа юнәлеше булып тора.
«Узган ел бу юнәлештә Габдулла Тукай әдәби музее һәм Татарстан китап нәшриятының хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» беренче тапкыр кириллицада басылып чыккан иде», - диде ул. Чарага керү ирекле.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз