-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
-
13 яшьлек көрәшче малай бер ай комада ята... Хәзер Ефим исемле бу малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә күчергәннәр.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
Гадәти булмаган җылы һава торышының сәбәпләре билгеле
Гидрометеорология үзәгендә Русиядә гадәти булмаган җылы һава торышының сәбәбен аңлаттылар.
Быел кыш Русия территориясендә Атлантикадагы һава торышыннан җылы дип санала. Шуңа күрә илнең азиат территориясендә "экстремаль җылы" булды. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде.
"Бу процесс - Атлантикадагы һаваның Евразиягә күчүе. Гадәттәгечә, бу күренеш озак дәвам итми. Илнең Азия өлешенә ул җилләр сирәк килеп җитә иде, шуңа күрә анда антициклон кыш формалаша. Азиядә бөтенләй башка климат, анда мондый шартлар түгел. Ә мондый гадәти булмаган хәлләр декабрь аеннан гыйнварның беренче яртысында һәм ахырында күренми. Азия өлешендә антициклон юк", - дип аңлатты Роман Вильфанд.
Фоточыганак: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз