Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Соры хезмәт хакы

    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 88 никах теркәләчәк

    8 июльдә Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Никах бердәмлеге тугрылык, иминлек һәм гармония үрнәге булып хезмәт иткән 10 Казан гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле бүләге тапшырылачак, – дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина.

    Аларның берсе бүләк һәм котлауларны бүген, 5-нче июльдә кабул итәчәк. Бүләкне Юлия һәм Алексей Дычек гаиләсенә тапшырачаклар. Калган 9 пар 8-нче июль көнне бүләкләнәчәк. «Эпидемиологик вәзгыять аркасында быел бәйрәм чарасы яңадан рәсми форматта, барлык профилактик чараларны үтәп узачак», – диде Р.Миңнуллина.

    Барлыгы 14 ел дәвамында әлеге бүләкне 100-дән артык пар алган. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале бирелүгә кандидатларны сайлап алу вакыйгага кадәр күпкә алдан башлана: шәһәрнең барлык предприятиеләре һәм оешмалары диярлек кандидатуралар тәкъдим итә, ә Светлана Медведева җитәкчелегендәге фондның оештыру комиссиясе аларны карый.

    Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, 8 июльдә шәһәрдә 88 никах теркәләчәк.

    Реклама

    «Казанда гаилә кыйммәтләре бик көчле. Без даими рәвештә икенче, өченче, дүртенче бала тапкан парларны күбрәк билгеләп үтәбез. Алар чын бәхетле гаиләләр, нык фундамент төзиләр, балалары өчен иң яхшысын телиләр, – диде Казан Мэры Илсур Метшин.

    Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә гаилә тормышы өчен уңайлы шартлар булдырыла.

    «Без яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзибез, иҗтимагый киңлекләр, скверлар, шәһәр яны лагерьларын төзекләндерәбез, сәламәтлек саклау һәм мәдәни объектлар өлкәсен яңа дәрәҗәгә күтәрәбез. Бу эшне без, һичшиксез, безнең төбәктә генә түгел, аннан читтә дә балалар һәм бәхетле гаиләләр саны буенча лидерлар булу өчен, дәвам итәчәкбез», – диде йомгаклап шәһәр башлыгы һәм барлык гаиләләргә бәхет, озын гомер һәм иминлек теләде.

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы