"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА!
“Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
Иртәгә, 18 май көнне, Казанның “Точка кипения” коворкингында галимнәр арасында фәнни баттл узачак. “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү, ди оештыручылар. Чара барышында дүрт спикерның 15 минутлык чыгышлары көтелә, баттл өч раунда уза, һәр раундның – үз темасы. Кайсы галимнең киләсе раундка узачагын тамашачы билгели. Фотовольтаиканың нәрсә икәнен, космик аппаратның нидән гыйбарәт булуын, кеше сөякләренең шаккатмалы үзлекләрен белергә теләүчеләр өчен бу чара.
Кайчан: 18 май, 14:00
Кайда: Петербург урамы, 52, “Точка кипения” коворкингы
Чарада катнашу түләүсез
Тулы программа, спикерлар турында мәгълүмат һәм теркәлү өчен сылтама: “Ученый говорит”
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев