-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН
Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
Бу тикшеренү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр конкурсында җиңүче яулады.
Технология уйлап табуга патент белән якланган. Ул игенчелек өлкәсендә эшләүче агросәнәгать комплексы оешмалары өчен билгеләнә. Аны тормышка ашыру өчен җайланма ВИМ Федераль фәнни агроинженерлык үзәге белән берлектә эшләнгән.
Технологияне гамәлгә кертү металлокерамик порошокларны, микроплазмалы вибродуг ныгытмасы һәм эшкәртүнең нигезле режимнары буенча микроплазмалы электроискра ныгытмасы технологияләрен куллануны күздә тота.
Яңа технологияләр буенча ныгытылган уксыман җәенке сукаларны кырда сынаулардан күренгәнчә, серияле сукалар ресурсы белән чагыштырганда, күздә тотылучы комплекслы технологияләр буенча ресурсның 3 тапкырга артуы күзәтелде.
Авыл хуҗалыгы машиналарында эш органнарының чыдамлыгын арттыру эш зоналарын төрле кушылмалардагы тузуга чыдам элементлар (вольфрам, титан, бор, углерод) белән ныгыту исәбенә ирешелә. Татарстан Республикасы буенча уксыман җәенке сукаларны (стрельчатые лапы) ныгытуның яңа технологиясен гамәлгә кертүдән икътисади файда 34,71 млн. сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз