Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Актаныш театры көннәре үтә

    Реклама

    Актанышлылар башкалада 12-14 майда өч спектакль күрсәтә.
    12 майда 12.00 сәгатьтә Иске Курмаш авылы мәдәният йорты халык театры коллективы "Айгөл иле" спектаклен тәкъдим итә. Автор Мостай Кәрим, режиссер - Хөсәенова Альбина Идрис кызы.
    13 майда 19.00 сәгатьтә Киров авылы мәдәният йорты коллективы "Рәнҗетелгән язмыш"  спектаклен күрсәтә. Автор - Валентин Распутин, режиссер - Шәрәфетдинова Ләйсән Филарис кызы.
    14 майда 19.00 сәгаттә Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йорты халык театры "Итиль суы ака торур" спектаклен тәкъдим итә. Автор - Нурихан Фәттах, режиссер - Хөсәенов Нур Макәрим улы.
    Театрның матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары    Илшат Латыйпов белдерүенчә, Актаныш районы театры көннәре  берәр төрле вакыйга белән бәйле түгел. Шулай ук Камал театрының үз труппасы әлеге көннәрдә гастрольләргә китәргә дә планлаштырмый. Илшат әфәнде хәбәр итүенчә, актанышлар спектакльләренә билетларны, гадәттәгечә, кассадан да, сайттан да сатып алырга була.
    Камал театрында Актаныш театры көннәрен Актаныш районы мәдәният идарәсе оештыра.

    Идел
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)