Логотип Идель
Яңалыклар

"Галиябану" альбомының релизы дөнья күрде

27 апрель көнне «Галиябану» альбомының релизы дөнья күрде! 

27 апрель көнне «Галиябану» альбомының релизы дөнья күрде! 

Альбомның авторы Рәдиф Кашапов сүзләренчә, "Галиябану" өчен җырлар 2018 нче елның көзендә һәм кышында иҗат ителгән, 2019 нче елның язында-җәендә-көзендә яздырылган. Эш музыкантларның өйләрендә, шулай ук Qadaq, Mangee, Black & White студияләрендә, «Московский» мәдәни үзәгендә барган.
 
"Безне Казан, инглиз грамматикасы, Аяз Гыйләҗев, Гаяз Исхакый, Португалия, алтмышынчы еллар, Финляндия, кәһвә, савыт-саба, Тукай белән Такташ урамнары һәм кар тавышы илһамландырды", - дип уртаклаша Рәдиф.
 
Альбомның җисемен тәшкил итүче сүзләр һәм көйләр бер-бер артлы берничә көн арасында язылган, алар авторны шул вакыттагы хәләтен, яшәешен, фикерләрен, шәһәрен тасвирлый.
 
Рәдиф Кашапов: "Төп партияләрне 2019 елда оешкан һәм таркалган квинтет башкара — бу хезмәт өчен скрипка остасы Регина Ибраһимовага һәм пианинода уйнаучы Байару Такшинага рәхмәт әйтәсе килә. Каты алкышлар — тавыш режиссеры Тимур Милюковка."

Солистның 22 апрельдә социаль челтәренә керткән язмасында мондый сүзләр бар:  "Галиябану" альбомы җырчы М.И.А турында фильм караганнан соң уйлап табылган. Хәзер булган вакыйгалар турында альбом ясарга теләдем, аны, Арулпрагасам кебек үк, әни хөрмәтенә атарга теләдем. Әни бу идеяне хупламады, шуңа күрә альбомга әби исемен бирдем. Бер-ике атна үткәч, мин аңардан җырлар җырлый идем, аннары фортепиано һәм скрипка белән квинтет җыелды, аннары без аны яздырдык, аннары мин ул составны таркаттым, qaynar төркемен җыйдым, һәм хәзер, 27 апрельдә, Алла боерса, альбом чыгачак."


Катнашучылар:
Рәдиф Кашапов — тавыш, акустик һәм электрик гитарарар, бас-гитара, укулеле, барабаннар, кер юу тактасы, кахон, бубен, гиэро, синтезаторлар, программинг, урам язмалары, сүзләр һәм көйләр, яздыру
Байару Такшина — пиано, синтезатор, тавыш
Регина Ибраһимова — скрипка, тавыш
Тимур Сапаров — барабаннар
Тимур Музавитов — бас-гитара
Айдар Закиров — фагот
Оскар Юнусов — гармоника
Сабит Кадыров — бит
Илгиз Шәйхразиев — тавыш
Тәбрис Яруллин — тавыш
Тимур Милюков — тавышны көйләү
Ильяс Гафаров — тавышны көйләү
Юлия Калинина — фото
Радик Мусин — дизайн

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: музыка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев