Логотип Идель
Яңалыклар

Газинур Морат: "Идел" журналы милли ислахның башында торды

Язучы, нинди генә чор булуга карамастан, үз сүзен әйтергә тиеш! Публицистика беләнме, мәйданнарда шигырь сөйләпме, сәхнәләрдән шигырь укыпмы, нинди дә булса вакыйгаларны журналист каләме аша шәрехләпме, читләтеп метафоралар ашамы...

"Интертат" электрон газетасы татар язучысына багышланган яңа сәхифәне башлап җибәрде. Аны «Әйтте» дип атаганнар.

"Язучы, нинди генә чор булуга карамастан, үз сүзен әйтергә тиеш! Публицистика беләнме, мәйданнарда шигырь сөйләпме, сәхнәләрдән шигырь укыпмы, нинди дә булса вакыйгаларны журналист каләме аша шәрехләпме, читләтеп метафоралар ашамы – төрлечә, әмма ул әйтергә тиеш! Чөнки ул – язучы!", - дип яза журналист Рузилә Мөхәммәтова.

Беренче cүз – Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Газинур Моратка бирелде. Интервьюда шагыйрь "Идел"дә эшли башлаган вакытын да телгә алып китә:

"Гомумән, милли ислахның башында торды инде ул журнал. Чыга башлап, 1-2 ел эчендә, ул иң популяр, үз сүзен кистереп әйтә торган, моңарчы матбугатта беркайчан әйтмәгән сүзләрне кыеп әйтә торган басмага әйләнде".

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев