Логотип Идель
Яңалыклар

Георгий Данелия вафат булган

Февраль аенда режиссер үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла, аның хәле тотрыклы рәвештә авыр була. Сулыш алуны яхшырту өчен табиблар аны махсус ясалма комага кертәләр.

Мәскәүдә 88 яшендә Георгий Данелия вафат. Бу хакта РИА Новостига гаилә дусты, фотограф Юрий Рост хәбәр итте. Георгий Данелия вафат булуын Россия Кинематографистлар берлегендә расладылар.

Сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.

Февраль аенда режиссер үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла, аның хәле тотрыклы рәвештә авыр була. Сулыш алуны яхшырту өчен табиблар аны махсус ясалма комага кертәләр.

Данелия 1930 елның 25 августында Тбилисида туган. Аннан соң аның гаиләсе Мәскәүгә күченә. Мәскәү архитектура институтын тәмамлаган. Архитектор эше белән беррәттән кинога төшә, шуннан соң 1956 елда "Мосфильм" киностудиясе каршындагы югары режиссерлык курсларына Михаил Калатозов остаханәсенә укырга керә.

1960 елда экраннарга Данелияның "Сережа" исемле дебют фильмы чыга. Фильм Карловы Вары халыкара кинофестивалендә Гран-при белән билгеләп үтелде. 1964 елда, "Я шагаю по Москве" лирик комедиясе экраннарына чыкканнан соң, режиссерга танылу килә.

Данелия шулай ук "Тридцать три", "Не горюй!", "Афоня", "Мимино", "Осенний марафон", "Кин-дза-дза!", "Паспорт", "Настя", "Орел и решка" һәм башка фильмнар төшерә

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев