-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Элвин Грей "Татар җыры" турында комментарий бирде
21 декабрьдә Казанда "Татар җыры" фестивале 20 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Гала-концерт яңалыкларга бай булды. Фестиваль гадәттәгечә күмәк җыр белән тәмамланмады, сәхнә артында “Татар җыры” музее булдырылды, эстрада бәйрәменә, прогрммада булуына карамастан, Элвин Грей килә алмый калды.
Популяр башкорт-татар җырчысына нигә катнашмавын сорап язучылар күп булган. Үзенең инстаграм битендә мондый хәлне аңлатып, җырчы пост та ясаган:
"Миңа нишләп "Татар җыры"нда катнашмадың, дип күп сораулар юллыйлар. Бу теманы ябасым килә. Тыгыз гастрольләр графигы булу сәбәпле, миңа бәйле булмаган сәбәпләр аркасында. вакытында оча алмадым. Тамашачылардан һәм оештыручылардан гафу үтенәм", - дигән җырчы.
Фото Элвин Грейның инстаграмыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз