-
ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ НӘЗАРӘТНЕҢ ТӨП ЭШ ЮНӘЛЕШЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕ Тарихка иң яшь мөфти буларак кереп калучы Камил хәзрәт Сәмигуллин кабат Татарстан Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды.
-
Гагаринның космоска очачагы Коръәндә язылган булган бит! Гагарин, космоска чыгуга, иллюминаторга карый һәм “Мин нәрсә күрәм? Төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме?” ди.
-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
Биология укытучысы укучысы белән йоклап йөргән... Укытучы кияүдә һәм аның кече яшьтәге баласы бар.
-
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Пермь һәм Свердловск өлкәләре шәһәрләрендә чыгыш ясады Гастрольләр кысаларында Татарстан Дәүләт ансамбле тамашачыга “Мирас”программасын тәкъдим итте.
-
Теш куйдырырга баргач, табибка ялган акчалар түли Теш табибы бу кешене суда бирә...
-
Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып күрсәтелгән.
Гимадутдиновлар гаиләсен котлыйбыз!
Илсур Гимадутдинов та өйләнгән. Көрәшчеләр төркемендә шундый котлаулар күргәч, Илсур белән без дә сөйләшеп алырга булдык.
Соңгы елларда 28 яшьлек Кукмара егете Илсур Гимадутдинов үз үлчәү авырлыгында - җиңел категориядә лидерларның берсе. 2017 елда Россия чемпионы исемен яулый һәм спорт остасы исемен ала. Моңа кадәр әле ул өйләнмәгән иде, "завидный жених"лар исемлегендә йөрде.
Булачак тормыш иптәше Лилия белән Илсур абыйсының туенда таныша, шулай ук Кукмара кызы, үзеннән ике яшькә кечерәк икән. Көрәшне ярата.
Без яңа гына туган Гимадутдиновлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз һәм бәхетле тормыш телибез! Илсурның үзенә дә яңа җиңүләр насыйп булсын!
Сүз уңаеннан, 7 февральдә Илсурның туган көне! Димәк, бүгенге туй - ул әле туган көнгә бүләк тә дип каралырга мөмкин. Тагын бер тапкыр котлыйбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз