Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • «МИНЕМ ТАТАРСТАН» - ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРӘ "Викимедиа РУ” коммерциячел булмаган партнерлык һәм татар теле викимедиачылар “Минем Татарстан” республикабызның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыклары турында Википедия мәкаләләрен булдыру һәм үстерүгә багышланган тематик марафон.
      216
      0
      0
    • 31 ДЕКАБРЬДӘ ЯЛ ИТӘБЕЗ! ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган.
      245
      0
      0
    • ЮЛЛАРДА БОЗЛАВЫК ХАСИЛ БУЛЫРГА МӨМКИН Һава шартларының начараюы төнге сәгатьләрдә көтелә.
      246
      0
      0
    • ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ӨЧЕН ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИЯ ПРЕМИЯ! Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «чәчмә әсәр» һәм «әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.
      285
      0
      0

    ГИТАРАДА ТАТАР ХАЛЫК КӨЙЛӘРЕ

    25 нче ноябрь көнне 18:00да Татар китабы йортында без яхшы белгән татар халык көйләре гитарада яңа яңгырашта тәкъдим ителәчәк. 

    Кичә дәвамында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория доценты, композитор, мультиинструменталист, бард Виталий Харисовның классик гитара өчен эшкәртелгән татар халык көйләрен яшь музыкант Айдар Абдрахимов уйный. Айдар Абдрахимов гитара өчен эшкәртелгән татар көйләренең асылы һәм үзенчәлеге, аларны ничек үзләштерүе турында да сөйләячәк. «Бу көйләрдә – безнең халкыбызның байлыгы, тарихы, милли культурасы», - ди яшь музыкант. 
    Концерт яшь шагыйрьләр иҗаты белән бергә үрелеп барачак.

    Кайчан: 25 нче ноябрь
    Ничәдә: 18:00да
    Кайда: Островский урамы, 15 нче йорт

    БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН:

    Реклама

    Казан егете Абдрахимов Айдар Наил улы тәүге музыкаль белемен Югары Осланның музыка мәктәбендә ала: гитара һәм фортепиано классында укый.

    Мәктәптән соң музыка өлкәсендә белем алуны И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә дәвам итә. Мәскәү, Белгород, Яшел Үзән, Болгар шәһәрләрендә узган иҗади фестиваль-конкурсларда катнаша, Самара, Казан, Чабаксар, Курган шәһәрләрендә узган Халыкара һәм Бөтенроссия конкурсларында лауреат һәм дипломант була.

    Хәзерге вакытта Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, Халыклар дуслыгы йортында, музейларда даими чыгыш ясый. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ