Логотип Идель
Яңалыклар

Г.КАРИЕВ ТЕАТРЫ 35-НЧЕ ЮБИЛЕЙ ТЕАТРАЛЬ СЕЗОНЫН АЧА

Бу уңайдан тамашачыларга «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы һәм узган сезонның премьерасы – «Йосыф» спектакле тәкъдим ителәчәк.

30 нчы сентябрь көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 нче юбилей театраль сезонын ача. Бу уңайдан тамашачыларга «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы һәм узган сезонның премьерасы – «Йосыф» спектакле тәкъдим ителәчәк.

17:30 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы узачак. Режиссер – Булат Гатауллин, идея авторы һәм хореограф – Елена Музеева.


     

Яшәү ул яралудан, яңарудан тора. Безгә быел 35 яшь тула. 
Без инде тәҗрибәле дә, без әле – бик яшь тә. 
35 яшь – хыялланыр, максатлар корыр, иҗат итәр һәм иң югары үрләргә ашкыныр чак. 
Һәм без нәкъ шулай итәбез дә! Сез дә килегез!
Бергәләп яралыйк 
һәм яңарыйк.

Елена Музеева: «Без тамашачыга җиткерергә теләгән төп идея – теләсә нинди эшне, иҗади проектны уртак тырышлык белән генә тормышка ашырып, яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Һәркемнең роле мөһим.

Иҗат иткәндә без башкалар тарафыннан ясаган ачышларны  да, белемнәрне дә кулланабыз.» 

18:30 сәгатьтә – Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектаклен тәкъдим итә. Режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Болгар чоры шагыйре Кол Галинең XIII йөздә иҗат ителгән поэмасы нигезендә Йосыф, аның әтисе, абыйлары турында бөтендөньяга билгеле легенда ята. Кариев театры татар халкының яраткан китабына музыкаль-пластик куелыш аша яңача караш ташларга чакыра. Гадел һәм тугры булу, сыналу һәм сынмау, олы мәхәббәткә һәм яхшылык яманлыкны җиңәсенә ышану, язмышка буйсыну – борынгы тарих аша бүгенге көн тамашачысы белән менә ниләр хакында сөйләшү көтелә.

Көн дәвамында театр бинасы янында аудиогазета яңгырап торачак. Артистларыбыз театр тарихына бәйле иң кызыклы истәлекләре белән бүлешәчәк. 
Шулай ук бу көнне театр фойесында кунаклар өчен фотограф, режиссер, сценарист, драматург, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәмис Нәҗмиевның фотокүргәзмәсе эшләячәк. Күргәзмәдә Г.Кариев театры сәхнәсендә төрле елларда уйналган спектакльләрнең фотоларын күрергә мөмкин булачак. 
Яңа сезонга бергәләп атлыйк! Театрда күрешкәнгә кадәр!
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев