Логотип Идель
Яңалыклар

«ГЛАГОЛИЦА» БӘЙГЕСЕ ОЕШТЫРУЧЫЛАРЫ: «ТАТАРСТАННАН ЭШЛӘР КҮБРӘК БУЛСЫН ИДЕ!»

Бүген «Глаголица» бәйсез әдәби премия оештыручылары һәм катнашучылары белән матбугат конференциясе булып узды. Быелгы конкурска нинди үзгәрешләр кергән һәм оештыручыларны, жюри әгъзаларын нәрсә борчый икән?

Бүген «Глаголица» бәйсез әдәби премия оештыручылары һәм катнашучылары белән матбугат конференциясе булып узды. Быелгы конкурска нинди үзгәрешләр кергән һәм оештыручыларны, жюри әгъзаларын нәрсә борчый икән?

Очрашуга «Счастливые истории» хәйрия фондының директоры Гөлшат Вәлиева, язучы, әдәби тәнкыйтьче, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов, бәйгенең гран-при ияләре Зәринә Бикмуллина белән Анна Чекурина килгән иде.

- «Глаголица» - 2014 елда республика проекты буларак башланган иде. Хәзер инде ул халыкара дәрәҗәгә чыкты, катнашучыларның территориясе киң: Петрозаводсктан алып Якутскка кадәр; якын һәм ерак чит илләрдән: Казахстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Кыргызстан, Төркмәнстан, Украина, Кипр, Финляндия һәм Кытайдан да эшләр килде. Башка конкурслардан ул бушлай булуы белән аерыла. Балалар биш көнлек әдәби сменага килеп, язучылар белән төрле мастер-класслар узалар, олпат әдипләрдән киңәш, ярдәм алалар. Җиңүчеләрне менә шушы мастер-класслардан соң гына билгелиләр, бу исә бәянең объектив булуы күрсәткече. Бәйге ике телле – рус һәм татар телендә, - диде Гөлшат Вәлиева.

- Ел саен әйбәтрәк яза торган балалар катнашуы сөендерә. Безнең белән чагыштырганда, хәзерге конкурсантларның остарак булуын шәхсән мин үзем бик әйбәт тоям, - дип фикере белән уртаклашты Зәринә.

Гөлшат Вәлиева:

- Быел бәйге 7нче тапкыр уздырыла. Кызганыч, безнең яраткан, даими жюриебыз Роберт Миңнуллин бакыйлыкка күчте. Шигърият номинациясендәге эшләрне тикшерергә шагыйрь Ркаил Зәйдулла ризалыгын бирде. Жюри составы башкача үзгәреш кичермәде. Хәзер эшләрне кабул итү чоры бара. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел 60 кеше урынына 100 бала әдәби сменага килә алачак. 10-17 яшьлек балаларның эшләрен кабул итәләр. Бүгенге көндә эшләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Кыргызстан, Норильск, хәтта Израиль, Белоруссиядән килә, ә Татарстаннан эшләр әз, бу безне борчый.

Журналистлар арасыннан катнашучыларның аз булуы коронавируска бәйле түгелме дигән фикер дә әйтелде. Моңа җавап итеп Галимҗан Гыйльманов:

- Эш коронавируста гына да түгелдер. Быел пассиврак ел. Бәлки берникадәр коронавируска бәйлелек тә бардыр: укулар дистанцион форматка күчте, ә конкурсантлар белән күпчелек очракта укытучылар эшли. Мәктәптәге уку процессы конкурска тәэсир иткәндер. Татар номинацияләренә эшләр август ахыры, сентябрь башынада күбрәк килә. Ничектер безнең татарлар сәгатенә генә китереп җиткерергә яраталар. Өлгермиләрме, язалармы – белмим. Шуңа эшләр күбрәк килүгә өмет бар, - диде.

Әлеге бәйге Россиядә балалар һәм яшьләрнең әдәби иҗатын үстерүгә, туган телне һәм әдәбиятны, милли мәдәниятне популярлаштыруга юнәлдерелгән иң яхшы проектларның берсе. 


Конкурс эшләрен жюри әгъзалары -  язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр һәм эссеистлар: Сергей Махотин, Галимҗан Гыйльманов, Ольга Варшавер, Ркаил Зәйдулла, Рифат Сәлах, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Виктор Лунин, Анна Русс, Ольга Мяэотс һәм башкалар тикшереп, бәялиләр.

Конкурсның үзенчәлекле өлеше яшь авторлар танылган язучылар, жюри әгъзалары белән мастер-классларның турыдан-туры этабына узгач башлана. Ә бәйгенең җиңүчеләренә исә (алар 30 булачак) кыйммәтле призлар – планшетлар, китаплар биреләчәк. Гран-При иясе Бәллүр Ябалак алачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев