-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр? 24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
Гөлнара Сабирова: «Илфакның төп фаҗигасе – кеше эзләүдә иде»
24 сентябрьдә "Татар-информ" агентлыгында Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим..." дип аталган китабы дөнья күрү уңаеннан матбугат конференциясе булды. Әлеге китапта Илфакның 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган. Китапның авторы, Илфак Шиһаповның соңгы эш урыны булган "Шәһри Казан"ның элеккеге, “Ватаным Татарстан” газетасының хәзерге баш мөхәррире Гөлнара Сабирова: – Китапны чыгару идеясе, Илфакны җирләгәч, барлыкка килде. Аның исемен мәңгеләштерәсе килде. Илфакның рухы шат булсын”, - диде. Китап социаль әһәмиятле китаплар исемлегенә кертелеп басылган. Аның үз укучысын табачагында шик юк. Китапта тормыштагы төрле мизгелләр турында гади тел белән язылган фәлсәфи язмалары, юмореска, сәхнә әсәрләре һәм шигырьләре урын алган. “Татарстан” китап нәшрияте генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, китапның тиражы 2200 данә. 1700 китап Татарстанның милли китапханә системасына кергән китапханәләргә таратыла, 500 китап кибетләргә сатылуга куелган. Шушы 500 китапның сиксәне инде өч көн эчендә сатылган да. Китапның бәясе - 360 сум, ә электрон вариантын 180 сумга алырга мөмкин. Китапнның сатылуга чыга торган тиражы, әлбәттә, күп түгел, шунлыктан аны киләчәктә кабат бастырырга да мөмкиннәр. Әлбәттә, күпләрдә китапның исеме сорау тудыргандыр. Моңа җавап итеп китап авторы Гөлнара Сабирова: – Илфакның төп фаҗигасе кеше эзләүдә иде. Аның гомере кеше эзләп үтте. Үз кешесен Илфак түрәләр, җитәкчеләр арасында эзләмәде, аның кешесе гади кешеләр иде”, - диде Гөлнара Сабирова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз