-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Гөлназ Сәфәрова үзенең зур яңалыгы белән бүлеште!
Бер сәгать элек кенә Гөлназ Сәфәрова үзенең Инстаграм аккаунтында тест рәвешендә телевидение мәктәбен ачачагын язып чыкты. Моңа хәтле көз көне аның инде телевидение буенча курслар алып барганы булган.
Телевидение мәктәбе балалар өчен булачак, ничә яшьлекләр өчен икәнлеге әлегә күрсәтелмәде. Әле ачылмаган килеш тә, комментарийларга язылу турында сорап яза башладылар. Күбесе танылган алып баручыга уңышлар тели, ә кайберләре студентлар өчен дә мондый курс булачакмы-юкмы икәнлеген белешә башлады. Әлегә сораулар күп: ни өчен нәкъ менә балалар өчен? Үзеннән кала тагын башка укытучылар булачакмы? Ачылышны кайчанга көтәргә?
Тиздән Гөлназ Сәфәрова бу турыда тулырак язар, дип уйлыйбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз