Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов балаларына исем сайлый

    Әле яңа гына рәсми рәвештә ир белән хатын булган Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов «Ялкын» журналына эксклюзив интервью биргәннәр. Назлыгөл Сөнәгәтова яшь парның төрле яклап кылларын тартып карады. Интервьюның берникадәр өлеше белән сезне дә таныштырабыз:

    - Гөлсирин, без сине шундый тыйнак дип беләбез, ә синең туй күлмәге ачык иде. Бу нәрсә белән бәйле?

    - Мин үземнең туй күлмәгемне балачактан күзаллый идем инде. Аны Казаннан эзләдем, таптым, ләкин бәясе кыйммәт булу сәбәпле сатып алырга батырчылык итмәдем. Инстаграмны актарып утырганда шундый күлмәкне Чаллыда таптым, ләкин ул салонга да соңа калып килдек. Башка салонга кергәч, анда күлмәгемне таптым. Күңелемә ошаган ике күлмәк бар иде, Азатка фото төшереп җибәрдем, ул да минем хыялымдагы күлмәкне сайлады. Аның ачык булын туй көнне генә абайладым.

    -Сезнең йөзекләрегез ак алтыннан, ир-атка сары алтыннан ясалган әйберләр ярамаганга күрә мондый балдаклар алдыгызмы?

    -Юк. Безгә ак алтын яшьләрчә, заманчарак булып тоелды. Азатка сары алтын бик килешеп тә бетми иде, шуңа күрә ак алтыннан эшләгән балдаклар алдык.

    Реклама

    -Күпләрне кызыксындырган сорау, өйләнештегез, декрет ялы күренәме офыкта?

    -Әлегә юк. Без үзебезне иҗатка багышларга уйлыйбыз. Әлегә иҗат, иҗат, иҗат. Ләкин бала турыда уй баштан чыкмый, Аллаһ Тәгалә кайчан язган, шул вакытта булыр дип уйлыйм.

     

    Гөлсирин үзенә Зөләйха исеме ошавы хакында әйтте. Ә Азат әлегә уйлана, дип яза Сәхнә.

    Теги: шоу-биз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы