Яңалык/Эксклюзив
-
Чулманда боз астына төшкән пошины коткарулары видеога эләккән Аны чыгарырга Түбән Камадан коткаручылар килгән. Бик озак ярдәм итә алмаганнар, чөнки пошиның авырлыгы 300 кг чамасы булган.
-
“Иделем акчарлагы” шаккатыра “Иделем акчарлагы” һәрвакыт шаккатыра. 2018 елда ике Гран-при иясе булса, быел беркемгә дә бу исем эләкмәде. Бу бәйге – мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда минем өчен хыял иде.
-
2024 елда Казанда тагын бер масштаблы чемпионат узачак Казан 2021 елда кыска аралыкта суда йөзү буенча Европа чемпионаты узачакгын инде ишеткәнсездер. Тагын Казан 2024 елда Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатын үткәрү хокукын алды.
-
Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы табылды. Егет кайда булган? Җырчы Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы Артур Гобузовның югалуы турныда язган идек. Егет табылган.
-
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ) Ярыш 10 үлчәү авырлыгында уздырылды. Җиңүчеләр арасында 9 Татарстан көрәшчесе бар.
-
"Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде..." Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
-
Фәнис Яруллин: «Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...» Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр.
Гөлсирин Абдуллина яңа җырын яздырсын дисәң...
Яраткан җырчыбызның бүген инстаграмында яңа видео пәйда булды. Гөлсирин үзәккә үтә торган җыр башкарды һәм аны видеога төшереп сәхифәсенә урнаштырды.
Биредәге җырда әни белән бала арасындагы мөнәсәбәт һәм ана кичерешләре хакынды сүз бара.
«Сезгә бу җырым ошаса, миңа белдереп комментарияларда йөрәк калдырыгыз әле, зинһар. Күпләрегезгә ошаса, тиздән мин аны яздырам һәм концертларыбызга да кертербез», – дип белдерде җырчы.
Безгә җыр Гөлсирин башкаруында бик тә ошады! Сезгә дә аның өзеген тыңларга тәкъдим итәбез.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @gulsik93