Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      782
      0
      5

    Гөмбә ашау файдалымы?

    Белгечләр озакламый һава торышы бозыла, яңгырлар ява башлый, дип белдерә. Димәк, янәдән гөмбәдә шытып чыгачак һәм халык урман-кырга “урман ите” җыярга ашыгачак. Гөмбә белән ничек агуланмаска?  Гөмбә җыю үзенчәлекләре белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш белгеч токсикологы Алия Насыбуллина, КФУның гомуми экология кафедрасы ассистенты, миколог Ким Потапов Татмедиада булган очрашуда шул хакта сөйләде. 
    Алия Насыбуллина әйтүенчә, быел Казан буенча гөмбә белән агуланган 27 кеше теркәлгән. Болар – табибларга мөрәҗәгать итүчеләр. Үз белдеге белән өйдә дәваланучылар хакында мәгълүмат  юк. “Гөмбә белән агуланып хастаханәгә килүчеләрне шундук кайтарып җибәрмибез, берничә көн күзәтебез, бавырына УЗИ уздырабыз, – ди баш токсиколог. – Чөнки гөмбә белән агулануның беренче билгеләре шундук сизелмәскә, берничә көннән соң гына күренергә мөмкин. Ни кызганыч, күпләр шулай хаталана: башта өйләрендә дәвалана, берничә көннән, хәлләре авырайгач, безгә киләләр”. Хәер, моннан да куркыныч хәл бар икән. 27 агуланучының 3се онкология белән авыручылар. Алар әлеге яман чирга каршы көрәшәбез дип, дәвалану максатында чебен гөмбәсе төнәмәсе эчеп, сәламәтлекләренә тагын да зуррак зыян салган. Бер хатын хәтта ике мәртәбә эчеп, икесендә дә аны авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Чебен гөмбәсеннән әзерләнгән төнәтмә куркыныч чирне дәвалыймы-юкмы икәне расланмаган, шуңа да дару дип агу эчәргә киңәш итми белгечләр. Ә бер агуланучы бөтенләй башка сыймаслык гамәл кылган – чебен гөмбәсен ашап караган һәм табиблар кулына эләккән. Хәер, оста, тәҗрибәле гөмбәчеләргә дә, ризыкны базарда, юл читендә кеше кулыннан сатып алганда да сак булырга киңәш ителә. 
    “Ак төстәге поганка һәм “галерина окаймлённая” дигән гөмбәләр аеруча хәтәр, – ди Ким Потапов. – Аларны шампиньон, опята кебек гөмбәләр белән бутавы җиңел һәм агулану да көчле уза. Шулай ук гөмбәләрне җитештерү сәнәгате якын булган тирәләрдән җыймаска, кибә башлаганнарын алмаска киңәш ителә”. 
    Ә инде гөмбә ашагач, үзегезне начар хис итсәгез, тәрәт бозылса, хәлсезлек биләп алса, коса башласагыз, тизрәк 1 литр суга 1 аш кашыгы нисбәтеннән тоз салып болгатыгыз һәм шушы тозлы эремә белән ашказаныгызны юдырырга ашыгыгыз. Шуны да онытмагыз: гөмбә белән агуланганда тән температурасы күтәрелми, башка төр агуланулардан ул шуның белән аерыла. Ә иң кызыгы, белгечләр әйтүенчә, гөмбәнең сәламәтлек өчен азык буларак бернинди кыйммәте һәм файдасы юк. Организмга ничек керсә, шулай чыгып та китә! Шулай булгач, гөмбә танымаган килеш аны җыям дип йөрүдән хикмәт бармы икән?!

    Реклама

     

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама