-
ВИДЕО: Мәчеткә татар телен өйрәнергә кемнәр йөри? ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың кайбер мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Кемнәр йөри мәчеткә татар телен өйрәнергә?
-
26 апрель кая барырга: чаралар исемлеге Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан уздырылачак һәм уздырылган чаралар турында сөйләштеләр.
-
Тукай иҗатының сәнгатьтә гәүдәләнеше турында дискуссия 2021 елның 23 апрелендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк.
-
РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ БЫЕЛ 5 мең КЕШЕНЕ ҖЫЯЧАК Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – IX республикакүләм ифтарга 11 маенда җыелачак.
-
Ике нәни улын үтергән ата... Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
Гөнаһларыңны сөйләп тору кирәкме?
Тәүбә итүнең берничә шарты бар:
– Гөнаһ кылуны туктату.
– Гөнаһ кылганыңа ихлас үкенү.
– Башкача гөнаһ кылмаска ниятләү.
Шулай ук:
– Аллаһтан һәрдаим гөнаһларны гафу итүен сорау.
– Тәүбәнең кабул ителүенә өмет итү.
– Кемнедер рәнҗетсәң, аның кичерүен үтенү.
Дөньяда төрле хәлләр була. Үзеңнең гөнаһ кылуыңны аңлау – котылуга беренче адым. Чөнки гөнаһ агу кебек, ул җанны, рухны зәгыйфьләндерә, кешене бәхетсезлеккә илтә. Чын мөселман гөнаһ кылудан уттан курыккандай курка. Гөнаһ, кыска гына әйткәндә, Аллаһы Тәгалә әйткәннәргә каршы килү ул.
Исламда гөнаһлардан котылу өчен тәүбә итәргә, Аллаһтан кичерү сорарга кирәк.
Тәүбәләрнең кабул ителүе хакында Коръәннең "Фуркан" сүрәсендә ачык әйтелә:
"70. Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кыйлса, өнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы вә рәхмәт кылучы булды.
71. Берәү тәүбә итеп Коръәнгә тотынып изге гамәлләр кыйлса: ул кешенең изге гамәлләреннән Аллаһ риза булып һәм гөнаһлары гафу ителеп Аллаһуга кайтыр.
72. Ул тәүбә итүчеләр ялганга шәһадәт бирмәсләр, вә гөнаһлы сүзләр сөйләүче, гөнаһлы эшне эшләүчеләр яныннан үтсәләр, аларга игътибар итмичә аларның гөнаһ эшләреннән баш тарткан хәлдә үтәрләр" (Ногмани тәфсире).
Хәдисләрдә әйтелүенчә, гөнаһ кылсаң, аны кешеләргә, хәтта якыннарыңа сөйләргә ярамый. Шулай ук кемнеңдер гөнаһлы гамәлләре турында сөйләвен кемдер бүтәннәргә таратса, алар барысы да гөнаһлы булыр, диелә.
Дильбар Булатова
tulpar.rbsmi.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз