-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Гомуми төрки тарих укыта башлаячаклар
Казахстан дәүләте миллилекне саклау, туган телне пропогандалауда яңа зур адымнар ясый. Яңа уку елынан мәктәпләрдә яңа бер фән - гомум төрки тарих укытылачак.
барлык мәктәпләрдә 8 сыйныфтан алып "Ортақ түрік тариxы" ("Гомуми төрки тарих") укытыла башлады. Бу хакта үзенең Facebook аккаунтында Халыкара Төрки академия президенты Дархан Кыдырали хәбәр итә. Бу турыда “Татар информ”агентлыгы яза.
“Тугандаш халыкларның мәгариф министрлары белән Бишкәктә узган очрашуда хупланган укыту әсбабы укыту программасына кертелде. Азәрбайҗанда һәм Төркиядә әлеге фәнне укырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Назарбаев интеллектуаль мәктәпләрендә апробация узган дәреслек барлык мәктәпләрдә дә 8 сыйныфның укыту программасына кертелде. Аны ирекле рәвештә укырга була”, - диелә хәбәрдә.
Халыкара Төрки академия президенты әйтүенчә, бу фән ярдәмендә балалар үз тарихларын тирәнтен белә алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз