-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Чаллы яшьләре шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә эзли Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган.
-
Нурбәк Батулладан тере һәм тозлы кыяр теориясе Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә?
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
“Город АРТ-подготовка” нәрсә әзерли?

1-15 июнь көннәрендә Казанда алтынчы мәртәбә “Город АРТ-подготовка” театр лабораториясе узачак. Ел саен үткәрелә торган чараның быелгы темасы – кеше.
Тамашачыны спектакль эскизлары, күргәзмәләр, лекцияләр һәм OFF-программа көтә. Иҗат әсәрләрендә күренекле шәхесләребезне танып булачак. Лаборатория кысаларында POST театры гастрольләрен дә тамаша кылу мөмкин. “Город АРТ-подготовка” театр лабораториясе “Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм итү фонды белән берлектә уздырыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат очрашуында “Живой город”ны гамәлгә куючылар, лабораторияне оештыручылар Диана Сафарова, Инна Яркова һәм Артем Силкин сөйләде.
“Город АРТ-подготовка” – ел да республикабызда уза торган күләмле театраль проектларның берсе. Берничә команда спектакль эскизлары эшләп, аларны шәһәрнең гадәти булмаган урыннарныда тәкъдим итә. Лабораториянең максаты – заманча театр киңлекләрен җәелдерү.
Быел тамашачыга биш эскиз күрсәтеләчәк. Аларны Василина Харламова, Алиса Сафина, композитор Дмитрий Власик, кинорежиссер София Силкина һәм театр режиссеры Регина Саттарова эшли. Һәр команда хезмәт җимешен театрдан читтә – мәктәп спортзалы, галерея, урам һ.б. күрсәтәчәк.
Премьералар исемлегендә “Идел” журналының дусты, шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның “Төшке ялдан соң” дигән спектакле дә бар. Ул татар телендә чыга.
Премьералар блогында режиссер Вася Березинның “Мне показалось” хезмәтен күреп була. Анда дөнья күләм танылган татар кешесе, “Ника” премиясе иясе Роза Хәйруллина катнаша. Роза ханым кебек шәхесләрне мондый лабораториягә җәлеп итү мактауга лаек, билгеле. Артистның үзенә дә гадәти булмаган мәйданга чыгу кызыктыр дип ышанасы килә.
Лаборатория программасында “Выставка вещей” дигән күргәзмә дә күпләргә ошар кебек. Аны күрү өчен шәһәребезнең Меридиан урамында урнашкан фатирга барырга кирәк. Анда заманында бер һөнәр иясе яшәгән. Оештыручылар аның кәсебе турында әлегә берни әйтми. Ул кеше фатирында үз һөнәренә кагылышлы җиһазлар җыйган. Тамашачы шуларны күрә алачак.
“Город АРТ-подготовка” программасына кергән чараларның бер өлеше, шул исәптән лекцияләр бушка. Аларга эләгү өчен “Живой город” сайтына кереп теркәлү узарга кирәк. Эскизларга керү – билет белән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз