ӘГӘР ИСӘПЧЕ БУЛЫП ЭШЛИСЕҢ КИЛСӘ...
Быел 1-30 апрельдә үткәреләчәк Бөтенрусия халык санын алуда исәпләүче буларак түгел, исәпләүче булып катнашасыгыз киләме? Хуп, теләгән кешеләрне дәүләт үзе үк эшкә чакырып тора.
Быел 1-30 апрельдә үткәреләчәк Бөтенрусия халык санын алуда исәпләүче буларак түгел, исәпләнүче булып катнашасыгыз киләме? Хуп, теләгән кешеләрне дәүләт үзе үк эшкә чакырып тора.
Дәүләтнең рәсми вәкиле – исәпче булыр өчен, хәзердән үк Росстатның территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар илнең бар төбәкләрендә дә бар. Җирле органнарга электрон адрес яисә телефон буенча мөрәҗәгать итәргә була. Аларны www.gks.ru/territorial сылтамасы буенча эзләп таба аласыз.
Сезне җанисәп кампаниясенең мәгълүмат базасына потенциаль катнашучы итеп теркиләр. Март аенда Росстат бүлекчәсеннән шылтыратып, эш мәсьәләсендә төгәллек кертәләр.
Һәр эштәге кебек үк, исәпче булырга да өйрәтәләр. Переписчиклар 1-3 апрельдә 3 көн дәвамында бишәр сәгать укыячак. Исәпче булуның бөтен нечкәлекләре: кешеләр белән сөйләшергә, сорауларны ничек итеп бирергә – барысын-барысын да төшендерәчәкләр. Төрле көтелмәгән хәлләрдә, мәсәлән, өйдә туй яки җеназа булса, балалардан башка кеше булмаса, исәпче үз-үзен ничек тотарга тиеш? Катлаулы сорауларга ничек итеп җавап бирергә? Әлбәттә, бу мәсьәләләргә укыту көннәрендә диккать ителәчәк.
Халык санын алуда катнашучы һәрбер исәпченең якынча 550 кеше яши торган үз участогы була. Шул кешеләрнең исәбен-санын алырга кирәк. Чагыштыру өчен, 2010 елда узган халык санын алуда исәпчеләр 400әр кешене генә исәпләгән. Аерманың сәбәбе – технологияләр һәм техник мөмкинлекләр үсә, быелгы җанисәптә инде кешеләр «Госуслуги» порталы яки «Госуслуги» мобиль кушымтасы аркылы, шулай ук күп функцияле «Мои документы» үзәкләренә барып, мөстәкыйль рәвештә дә языла ала. Үзләре язылганнарны кабат яздыру кирәкми.
Исәпче булып эшләү – яшь кешеләргә дә, өлкәннәргә дә кызыклы, мавыктыргыч тәҗрибә. Өстәвенә, исәпчеләргә хезмәт хакы түләнә.
Русиядә халык саны налу кампанияләрендә кайбер күренекле кешеләр, мәсәлән, Л.Н. Толстой һәм А.П. Чехов катнашкан. Беренче җанисәп исә Русиядә энциклопедист галим Михаил Ломоносов, сәяхәтче галим Петр Семенов-Тянь-Шанский инициативасы белән үткәрелгән.
Киләсе язмаларның берсендә 2010 елда узган җанисәп кампаниясендә исәпче булып эшләгән милләттәшләр тәҗрибәсе белән танышырырбыз.
«Идел» журналы 16+
Теги: җанисәп турында сөйләшик - 4
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев