Логотип Идель
Яңалыклар

Әгәр шәһәрләр музыка һәм бию булса (видео перформанс )

Яшьләр Казан, Мәскәү һәм Киев шәһәрләрен ничек күз алдына китерүләре белән уртаклаштылар.

21 февраль Камал театрында "Шиһаб хәзрәт"  дигән фильм тәкъдим ителде. Әлеге фильм танылган  татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗәни аның хезмәте һәм тормышы турнда булды. Фильмны "Инновация" студиясе, режиссер Салават Юзеев җитәкчелегендә (режиссеры да Салават Юзеев) 46 минутлык документаль фильмын буларак тәкъдим итте. Кинопоказдан соң фикер алышу да булды.

Ә фильмны тамашачыга күрсәтер алдыннан альтернатив татар рок музыканты Оскар Юнусов та чыгыш ясады. (хәзреге альтернатив шәһәр яшьләре фильмда Мәрҗәни белән чагыштырыла). Шулай ук Нурбәк Батулла, Рәдиф Кашапов һәм бас гитарист Тимур Музавитов биюле музыкаль перформанс күрсәтте.

Видеода әлеге перформансның бер өлеше генә күрсәтелгән. Яшьләр Казан, Мәскәү һәм Киев шәһәрләрен ничек күз алдына китерүләре белән уртаклаштылар. Видеоның калган өлеше "Идел" журналы ютуб каналында чыгачак. 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Нурбәк Батулла Радиф Кашапов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев