Логотип Идель
Яңалыклар

ГРИПП РЕКОРД КУЯ

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, 2019 елда әлеге чорда грипп йоктыруның нибары – 18, ә 2018 елда 143 очрагы ачыкланган булган. Узган елда грипп белән авыручылар бөтенләй теркәлмәгән

Татарстанда бу эпидемия сезонында грипп белән авыручылар саны рекордлы күрсәткечкә җиткән. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Грипп йоктыручылар әледән-әле ачыкланып тора. Бүгенгә 544 очрак теркәлде инде. Шунысын да искәртик: бу – пандемиягә кадәрге чор белән чагыштырганда рекордлы сан», - диде ул.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, 2019 елда әлеге чорда грипп йоктыруның нибары – 18, ә 2018 елда 143 очрагы ачыкланган булган. Узган елда грипп белән авыручылар бөтенләй теркәлмәгән.

Роспотребнадзорда грипптан да, коронавирустан да саклану чаралары бер үк булуын искәрттеләр. 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев