Логотип Идель
Яңалыклар

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган җырчылар һәм аларның җырлары (видео)

Дәүләт премиясенә лаек булган танылган җырчыларның исемәнерен беләсезме?

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә кертелгәнгә 2018 елда 60 ел булды. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган танылган җырчыларны беләсезме?

1. Фәхри Насретдинов (1959 ел).

Актив концерт эшчәнлеге  һәм совет композиторлары әсәрләрен пропагандалаганы өчен.

2. Илһам Шакиров (1970 ел) .

1968-1969 еллардагы концерт программалары, татар халык җырларын һәм композиторларының әсәрләрен пропагандалавы өчен.

3. Ренат Ибраһимов (1979 ел).

1976-1978 еллардагы концерт программалары өчен.

4. Зилә Сөнгатуллина (1984 ел).

«Кара йөзләр» операсында Галимә партиясен башкарган өчен.

5. Хәйдәр Бигичев (1984 ел).  

«Кара йөзләр» операсында Закир партиясе өчен.

6. Әлфия Афзалова (1992 ел).

1989-1991 еллардагы концерт программалары өчен.

7. Фәридә Кудашева (1996 ел).

Татар халык җырлары һәм Г.Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарганы өчен.

8. Венера Ганиева (1997 ел).

Дж.Вердиныж «Риголетто» операсында Джильда, Дж.Россининың «Сивилья чәчтарашы» операсында Розина, Н.Җиһановның  «Алтынчәч» операсында Алтынчәч партияләрен башкарганы өчен.

9.  Салават Фәтхетдинов (2008 ел).  

«Мин яратам сине, Татарстан» җыры һәм концерт программалары өчен.

10. Әхмәт Әхәди (2008 ел).

«Шагыйрь мәхәббәте» операсында баш партияне башкарганы өчен.

11. Альбина Шаһиморатова (2011 ел).

Көнбатыш Европа һәм рус композиторларының вокал партияләрен, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы өчен.


Искәрмәләр:

 

Нияз Даутов (1958 ел).
Дәүләт бүләге Нияз Даутовка М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Алтынчәч» һәм «Евгений Онегин» операларын сәхнәгә куйган режиссерлык эше өчен бирелә.

Сара Садыйкова (1990 ел).

 

Дәүләт бүләге Сара Садыйковага җырлары өчен бирелә (вафатыннан соң).

1958 елдан алып, ел саен Габдулла Тукай туган көнендә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куйган күренекле шәхесләргә бу бүләк тапшырыла. INTERTAT.RU 60 ел дәвамында Дәүләт премиясенә лаек булган танылган җырчыларны туплады. 

Мөршидә КЫЯМОВА

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татарстан җыр татар җыры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев