Логотип Идель
Яңалыклар

«Гырон быдтон» удмурт Сабан туе адресын үзгәртә

Традиция буенча ул Балтач районында уза иде, быел исә беренче тапкыр Мамадыш районы Пойкино авылында булачак.

Татарстанда  «Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте көннәре инде егерме ел үткәрелеп килә. Традиция буенча ул Балтач районында уза иде, быел исә беренче тапкыр Мамадыш районы Пойкино авылында булачак.

Бәйрәм «адресын» гына түгел, үткәрү форматын да үзгәртәчәк, дип хәбәр итә Татарстан халыклары ассамблеясе. «Гырон быдтон»ның төп оештыручылары – район мәдәният бүлеге һәм Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе.

Удмуртчадан тәрҗемә иткәндә,  «Гырон Быдтон» ул - чәчүнең ахыры. Аңлашылганча, бәйрәм язгы кыр эшләре тәмамлану белән үткәрелә. Әлеге бәйрәм – бик борынгы һәм удмуртларның мәҗүси илаһларына дога кылу ритуалы белән тыгыз бәйләнгән. Удмуртлар ышануынча, Вось исемле ия җәй башында чәчәкле кырларга-болыннарга җәй башында чыгып китә һәм 12 июльдә генә кире әйләнеп кайта.  Шул сәбәптән, халык үз илаһына бу чорда болыннарга барып дога кылган. Чәчәк-үләннәрне ялгыш кына да өзәргә ярамаган. Бәйрәм кунакларын учакта пешкән ботка һәм удмурт сырасы белән сыйлаганнар.

Хәзерге вакытта оештыручылар Мамадыш районында территорияне бәйрәм үткәрүгә актив рәвештә әзерли. Бар мәйданга чирәмле җир салына, яктырту өчен электр сузыла, асфальт юл түшәлә – берничә атна эчендә барысын да эшләп өлгертергә кирәк! 

«Гырон быдтон»га республиканың Кукмара, Баулы, Менделеев районнары, Чаллы, Алабуга, Казан шәһәрләре, шулай ук Башкортстаннан удмуртлар һәм теләгән барлык кешеләр чакырыла. Бәйрәмнең мактаулы кунагы итеп мамадышлылар Татарстан  Премьер-министры Алексей Песошинны чакыра.

Быел «Гырон быдтон» 2019 елның 29 июнендә үткәрелә. Башлана 15:00 сәгатьтә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев