Логотип Идель
Яңалыклар

"Гыйлем" проекты җанлана

«Гыйлем» проекты эшчәнлеген яңарта һәм янәдән волонтерлар җыя

"Заманында Һарри Поттерны татарчага тәрҗемә иткән һәм астрономиядән философиягә кадәр төрле темаларга мәкаләләр, инфографика һәм подкастлар чыгарган «Гыйлем» проекты эшчәнлеген яңарта һәм янәдән волонтерлар җыя", - дип хәбәр ителә татар телендәге фәнни-популяр проектның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә. Проект 2014 елдан бирле тулысынча энтузиаст ихтыярилар тарафыннан алып барыла.

"Безнең «Гыйлем»гә тиздән 8 ел тула. Мин бу проект белән горурланам, чөнки ул кабатланмас, чиксез һәм чикләрсез эш иде. Кабатланмас, чөнки бездәгечә принциплар белән тупланган һәм эшләгән кешеләр төркемен башка күргән булмады. Хәзер татарча фән юнәлешендә дистәгә якын проект бар, араларында "Гыйлем"нән үсеп чыкканнары да булуы бигрәк тә сөендерә. 

"Гыйлем" волонтерлар проекты буларак кына нәтиҗәле эшли ала: ул дәүләт комиссияләренә дә, комитет һәм министрлыкларга да кызыклы түгел. Бу мине аптыратмый һәм борчымый. "Гыйлем" акыллы буын тәрбияли, безнең арадан чыккан зыялы журналистлар, галимнәр, укытучылар, җитәкчеләр дулкыны моны дәлиллидер. "Гыйлем"дә иң сәләтле егетләр-кызлар тупланган иде. Хәзер дә без шундый дулкынны күрергә телибез", - дип яза проектның җитәкчесе һәм баш мөхәррире, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.

Командага кушылып, акыллы буын тәрбияләү эшенә керешү өчен, "Волонтерлар анкетасы" тутырып җибәрергә кирәк.

Белешмә (Татар Википедиясе мәгълүматлары нигезендә):

«Гыйлем» проекты 2014 елда Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында оештырыла. 2015 елның октябреннән проект КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән хезмәттәшлек итә башлый. Шул ук елдан балалар һәм яшүсмерләр журналы "Ялкын" үзенең битләрендә яңа "Гыйлем" рубрикасын ачып җибәрә. 2016 елның гыйнварында "Гыйлем" берләшмәсенең сайты .tatar доменына күчә. Шул ук елның октябрендә "Хәлбуки" лекторие даими үткәрелә башлый, TED Ed анимацияләре татар телендә чыгарыла, «Татарстан» радиосында фәнни-популяр тапшырулар урын ала. «Гыйлем»нең фәнни эшчәнлеге ВКонтакте, Телеграм сәхифәләрендә, рәсми сайтта укучыга ачык.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев