Логотип Идель
Эксклюзив

"Әгъзамов укулары — 2022" - символик чара

Әлеге чара күркәм гадәткә әйләнеп, быел унберенче тапкыр үткәрелде.  

Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә Флорид Әгъзамов исемендәге "Әгъзамов укулары" халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чара күркәм гадәткә әйләнеп, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Казан федераль университетының журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр Югары мәктәбе ярдәмендә, быел унберенче тапкыр үткәрелде.  

Конференцияне ачу өчен сүз Югары журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр мәктәбе, милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васыйл Заһит улы Гарифуллинга бирелде. Ул барысын да сәламләп, Флорид Әгъзамов турында бераз сөйләп китте:

— Аны бигрәк тә районнан килгән балалар үзләренең әтиләре кебек кабул итә иде. Ул бик ярдәмчел, кешелекле булды. Студентларны,  коллегаларны өенә дә чакырды. Анда бик тәмле итеп бәлешләр пешерә иде. Ул шаяртырга яратты, бәлкем шуңадыр юмор әсәрләре, фельетоннар күп яза иде.

Васил Гарифуллинга кушылып, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкиле, мәгълүмат сәясәте департаменты җитәкчесе Елена Владимир кызы Әгъзамова, Флорид Әгъзамов исемендәге премия яңадан торгызылыр дип ышаныч белдерде.

Әлеге чара кысаларында ясалган чыгышлар КФУның журналистика юнәлеше укытучылары, студентларында һәм шулай ук танылган шәхеснең тормышы белән кызыксынган кешеләрдә зур кызыксыну уятты. Мәгълүматны төрле чыганаклардан тикшерү кирәклеге, яңа оригиналь темаларны эзләп табу, туксанынчы елларда телевидениенең үсеше, балалар журналистикасы технологиясе турында сөйләшү алып барылды.

Алга таба сүз Беренче Бөтендөнья сугышы елларында Казан журналистикасы турында барды. Аны КФУның Югары журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа кафедрасы доценты Айрат Шамиль улы Бик-Булатов тәкъдим итте. Ул татар зыялыларының Төркия җәмгыяте белән тыгыз элемтәләре турында, "Сүз" дигән гәҗите һ.б. хакында күп кенә мәгълүмат җиткерде.

“Әгъзамов укулары”ның быел үзенчәлеге нәрсәдә дип сорасагыз, Васил Заһит улы Гарифуллин болай дип җавап бирде:

— Безнең җурналистика кафедрасы оешуга 60 ел — бу юбилей елы. Әлеге конференция шуңа багышланган чараларны башлап җибәрүе символик. Чөнки шушы журналистика бүлеге базасында факультет оештырган кеше — безнең Флорид Әгъзамов. Һәм бу юбилей елында аны искә алу безнең өчен аеруча бик тә мөһим.

Диана Карпова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев