Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Гүзәл Уразова гаиләсендә нинди бәйрәм: бәхетнең нәрсә икәнен аңладым!

    Җырчы Гүзәл Уразова үз инстаграм битендә шатлыгы белән уртаклаша. Бүген аның кызы Элларины туган көне икән: «Төгәл 15 ел элек мин тормышның асылын, бәхетнең нәрсә икәнен аңладым. Көндезге дүртенче яртыда кызым Эллари туды. Мине хәл җыйсын дип, үземне генә калдырдылар, ә баланы алып киттеләр. Ә минем күрәсем килә! «Алып килегез, күрсәтегез әле», — дип сорыйм. Табиблар: «Карамасаң да була, ул 100% Илдарга охшаган», — диделәр. Һәм ул, чынлап та, туганнан бирле әтисенә охшаган. Илдарны шалтыратып котладым, ул сөенеченнән ни эшләргә белми. «Нәрсә алып килим», — ди. Нык итеп ашыйсы килгән иде. Ул шунда үзе пешереп, бер мис аш алып килде. Һәм ул — тормышымда ашап караган иң тәмле аш иде. Балалар табу йортында озак ятмадык, 3 көн дигәндә чыгардылар һәм без поезд белән Бардага кайтып киттек. Баланы 40 көн тулганчы мунча кертсәң, ул нык булып үсә дигән йола бар безнең якларда. Әни, әби белән бергәләп көн саен мунча керттек. 15 ел элек булган хәлләр кичәгедәй хәтердә…» — дип яза җырчы! 


    Элларины без инстаграм аша беләбез! Ул да җыр сәнгантен үз итә. Кызга бәхетле тормыш, һәр эшендә уңышлар телибез!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ