-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Гүзәл Уразова клип төшергәндә суга батып үлә язган
Гүзәл Уразованың «Килче-килче» җырына клип төшерү мизгеле чак фаҗига белән тәмамланмый калган. «Бу клипны мин тыныч кына карый алмыйм, съемкалар хәтергә төшә. Беләсезме, без бит анда бата яздык!» дип уртаклаша җырчы.
«Андагы салны (плотны) без үзебез ясадык, шуны суга кертеп, аның өстендә «как ни в чем не бывало» биергә тиеш идек, су агымы алып китмәс өчен бауга кирпечләр урап, якорь да ясадылар.
Утырдык плотка. йөзеп кереп киттек. На всякий пожарный таяк та алдык. Хәйран гына кердек, съемкалар башлады. Биибез. елмаябыз! Ялгыш селкенсәң, су астына төшеп китәсебезне дә аңлыйбыз, борчылабыз...
Берничә дубль булды. Булдырганча биедек.
Съемкалар тәмам. Тик кире ничек чыгарга? Теге таяк белән ишкәкләп карыйм, барып чыкмый. Әле ул таяк белән елганың тирәнлеген дә белә алмыйбыз, озынлыгы җитми. Куркыта. Илдар чаң сукты, нәрсә эшләргә белми. Әмма яшисе килсә, җаен табасың икән: салга ятып, куллар белән ишкәкләп, ярга чыктык...
Без чыгып та җиттек, безне коткарырга МЧС килде...
һәр клип бик күп коч таләп итә торган хезмәт. Әмма без моны чын күңелдән, сезнең өчен зшлибез». - дип яза җырчы Инстаграм аккаунтында. Нинди генә экстрималь шартларда эшләмиләр артистлар... Барысы да яраткан тамашачылары өчен!» ди Гүзәл Уразова.
Чыганак: artistlar.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз