-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр! Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.
-
АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ 23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.
-
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек! Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Юлларда бозлавык булырга мөмкин
-
Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат... Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.
Гүзәл Уразовадан мантый рецепты
Социаль челтәрдә күптән саклап куйган рецептым бар иде. Ул да булса, җырчы Гүзәл Уразовадан мантый рецепты. Әлеге рецептны монда да язырга булдым. Яхшы әйбер белән уртаклашсаң, бәрәкәте күбрәк була диләр!
Камыр: 1 йомырка, 3 аш чүмече су, тоз.
Эчлек: 1 кг бәрәңге, 500 грамм фарш, 2 суган, тоз, борыч.
Йомырканы су белән болгатып, әз генә тоз салгач, он өстәп камыр басабыз (минем мантый кәстрүле өчен бу 40 мантыйлык камыр). Бәрәңгене вак-вак итеп шакмаклап турыйбыз. Иттарткычтан чыгарылган ит, ваклап туралган суган кушабыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез. Фарш бик майлы да, бик коры да булмасын инде. Ит белән бәрәңге 40/60, яки 50/50 чамасы булырга тиеш. Алайса, Казанда мантыйны бүтәнчә, ит һәм суган белән генә пешерәләр. Ә без бәрәңге белән иттән пешергәнне яратабыз. Камырны 40 кечкенә кисәккә бүләбез дә, һәр кисәкне түгәрәк формасында аерым җәябез. Аннары шул җәймәгә әзер эчлекне салып, матур итеп ябыштырып чыгабыз. 40-45 минуттан (1 сәгать тә ярый) мантый әзер.
Әлеге рецептны сез дә үзегезгә репост ясап саклагыз!
Фото: ирекле чыганак
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз