-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Гүзәл Яхина яңа премия иясе булган
Язучы Гүзәл Яхина «Балаларым минем» («Дети мои») романы өчен «Зур китап» премиясе лауреаты булды. Казан кызының әсәре шулай ук укучылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча да иң яхшысы дип табылды. Лауреатларны бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүдә Пашков йортында узды.
Беренче урын «Венедикт Ерофеев: посторонний» китабы өчен Олег Лекманов, Михаил Свердлов һәм Илья Симановскийга бирелде. Икенче урынга «Дни Савелия» китабы белән Григорий Служитель лаек булды. Өченче урынны әдәби академия «Дети мои» романы өчен Гүзәл Яхинага бирде. Аңа бүләкне Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин тапшырды. Әдәбиятка керткән өлеше өчен мактаулы бүләкне язучы Валерий Попов алды.
Тантанада шулай ук LiveLib китаплар сервисында үткәрелгән укучылар тавыш бирүендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Гүзәл Яхина «Дети мои» романы белән җиңү яулады – китап узган елның май-декабрь айларында сатулар буенча топ-10лыкка керде. Икенче урында - Григорий Служительнең «Дни Савелия» романы, ә өченчедә - Евгений Водолазкинның «Брисбен»ы, дип хәбәр ителә премия сайтында.
Быел финалистлар исемлегенә барлыгы 12 әсәр керде: Сөхбәт Афлатуниның «Рай земной», Ольгерд Бахаревичның «Собаки Европы», Евгений Водолазкинның «Брисбен», Александр Гоноровскийның «Собачий лес», Линор Гораликның «Все, способные дышать дыхание», Олег Лекманов, Михаил Свердлов, Илья Симановскийларның «Венедикт Ерофеев: чит кеше», Евгения Некрасованың «Калечина-Малечина», Алексей Сальниковның «Опосредованно», Роман Сенчинның «Дождь в Париже», Григорий Служительнең «Дни Савелия», Вячеслав Ставецкийның «Жизнь А.Г.» һәм Гүзәл Яхинаның «Дети мои» әсәре.
Җиңүчеләрне әдәби академия билгеләде – премиянең жюри составына профессиональ әдәбиятчылар, журналистлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар керде.
«Зур китап» – илкүләм әдәби премия, ул рус телендәге иң яхшы проза әсәре өчен тапшырыла. 2005 елда «Ватан сүз осталыгына ярдәм итү үзәге» тарафыннан оештырылган.
Чыганак: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз