Логотип Идель
Яңалыклар

һөнәр алмаштыруга ничек карыйсыз?

Килешәсездер, хәзер эш бирүчеләр хезмәткәрләрне үз урынында саклап калырга тырыша.

Белгечләр фикеренчә, әгәр кеше бер урында һәм бер үк вазифада озак утыра икән, аңардан мәгънә юк, дип санала, дип яза «Шәһри Казан».

Шул ук вакытта, карьера консультанты Галина Бобкова билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта хезмәт базарында яңа мода барлыкка килгән. Һәм күп очракта ул кадрлар кытлыгы белән бәйле. Эш бирүчеләр бер урында озак вакыт эшләү карьера үсеше өчен уңай дигән фикерне кертергә тырыша. Әмма, экспертлар башкача фикерели, эш бирүченең үгетләвенә дә карамастан, яшьләр 10 ел бер урында утырмаячак.

Төрле һөнәр ияләре арасында шәфкать туташлары, эшчеләр һәм укытучылар күп еллар дәвамында бер урында эшли. Ә менә пиарщиклар, интерфейс дизайнерлары һәм бизнес-аналитиклар бер урында тик кенә утыра алмый, һәрдаим эш урыннарын алыштырып кына тора, диелә сайтта.

Ә сез бул хакта ни уйлыйсыз?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев