Логотип Идель
Яңалыклар

«ҖИҢҮ ДИКТАНТЫ» АКЦИЯСЕНӘ КУШЫЛЫРГА ОНЫТМА

3 нче сентябрьдә «Җиңү диктанты» акциясе оештырыла. Акциядә катнашучыларны теркәү эше башланды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты. Татарстанлылар да акциягә кушыла алачак, моның өчен чараны үткәрү мәйданчыкларының берсендә теркәлергә кирәк, акцияне оештыручылар.

 3 нче сентябрьдә «Җиңү диктанты» акциясе оештырыла. Акциядә катнашучыларны теркәү эше башланды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты. Татарстанлылар  да акциягә кушыла алачак, моның өчен чараны үткәрү мәйданчыкларының берсендә теркәлергә кирәк, акцияне оештыручылар.


«Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы белән бәйле 20 мәсьәләне үз эченә ала, аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк.


Акциядә катнашу өчен диктантпобеды.рф проектының рәсми сайтында һәм махсус кушымтада теркәлергә мөмкин, мәйданчык сайлап яки акциягә онлайн режимда кушылырга кирәк. Теркәлгәндә «Җиңү диктанты» катнашучысының электрон дипломын алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Диктант нәтиҗәләре белән диктантпобеды.рф сайтында шәхси идентификация номеры буенча танышырга мөмкин булачак.


Чараны үткәрү өчен республикада 75 пункт оештыру планлаштырыла. Моннан тыш, акция Бөек Ватан сугышы елларында фронт өчен продукция җитештергән заводларда узачак, дип хәбәр итте архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова.


Быел диктант үткәрү өчен мәйданчыкларны Россиянең 5 мең кеше яшәүче һәр торак пунктында ачачаклар. Диктантны илнең Арктик зонасында да – Диксонда һәм Нарьян-Марда, шулай ук «Новолазаревская» һәм «Прогресс» антарктик станцияләрендә дә язып булачак. Акция Санкт-Петербург, Севастополь һәм Владивостокта урнашкан «Мир», «Херсонес» һәм «Надежда» җилкәнле уку судноларында узачак. «Җиңү диктанты»н шулай ук 75 чит илнең гражданнары да язар дип көтелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев