-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Чаллы яшьләре шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә эзли Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган.
-
Нурбәк Батулладан тере һәм тозлы кыяр теориясе Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә?
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Кибетне талаулары видеога эләккән - караклардан бөтен дөнья көлә
Канадада урнашкан Виннипег шәһәрендә вейп ( электорн тәмәке ) кибетен талаганнар. Әлеге талау видеокүзәтү системасы аша интернетка эләккән. Талаучылардан бөтен җир шары көлә, ә магазин хужалары җинаятьчеләрне таба алган кешегә 2000 доллар акчалата бүләк вәгъдә итә.
Бу талау нигә шундый көлке һәм уңышсыз булып чыккан соң? Видеоны кибет хужалары үзләре комментарияли.
Каракларның берсе никтер бу чарага ачык төстәге күзгә ташланып торган куртка кияргә булган. Талау өчен нәкъ менә бу кибетне сайлаулары да бик сәер. Җинаятьчеләр нәрсә алырга кергәннәрен үзләре дә белмиләр ахрысы шуңа күрә күзгә күренгән бар нәрсәне алалар. Комментарияләүче кеше әйтүенә караганда бу әйберләр гадәттә иң арзанлы әйберләр яки стендка куелган буш тартмалар буган.
Талаучылар үзләре белән сумка яда пакет та алмаганга күрә, кибеттә торган чүп савытын кулланырга мәҗбүр. Бөтен әйберне чүп савытына салган карак башта савытның капкачы, аннан төбе дә төшеп калганын сизми кала.
Кыйммәтле әйбер таба алмаган караклар, өстәлдәге ноутбукны алыргы тырыша, ләкин анысы да зур авырлык белән генә бирелә. Ноутбукны алсалар да, шактый кыйбатлы торган заряднигы кибеттә кала. Ә ноутбк зарядкасыз эшләмәячәк.
Әлеге каракларны табу мөмкинлеге бик бәләкәй - чөнки алар инде күптән оятларыннан җир тишегенә төшеп беткән булырга тиешләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз