-
«Лига форум» Студентлар белем бирү форумы башлана Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак
-
Танылган кешеләр Казан буйлап экскурсияләр үткәрәчәк "О, мой гид!» проекты кабат Казанга кайта. 16 август көнне быелның беренче экскурсиясе узачак. Казанлыларны шәһәрнең тарихи отельләре белән танышырга чакыралар.
-
Россиядә бер атнада коронавирус йоктыручылар саны 52,2 процентка арткан Узган атнада Россиядә коронавирус инфекциясенең 160 меңнән артык очрагы расланган.
-
«Төнге велофест»та 3 меңнән артык кеше катнашты Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саладан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Җиңү көне алдыннан «Моабит дәфтәрләре»нең төгәл күчермәсе тәкъдим ителәчәк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар республикада башланып китте һәм мәдәни оешмаларда күркәм рәвештә билгеләп үтелә.
7 майда Муса Җәлил музей-фатирында каһарман шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре»нең факсимиль басмасы тәкъдим ителәчәк. Яңа нәшер ителгән китап – республика Милли музее фондында сакланган төп нөсхәдән төгәл күчермә. Мондый басмалар элегрәк тә – Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан һәм шагыйрьнең 100 еллык юбилей елында укучыларга җиткерелгән иде инде.
1946,1947 елларда илгә кайткан бу кульязма дәфтәрләр, 1953 елдан башлап, төрле нәшриятларда зур тиражлар белән басылып чыга, дип хәбәр итә Муса Җәлил музей-фатиры җитәкчелеге. Аларга ихтыяҗ зур, чөнки китапны кулга алуга «Моабит дәфтәрләре»нең чынлыкта ниндирәк булуын күзаллау мөмкинлеге бар. Әлеге уникаль хезмәт шагыйрьнең олы батырлыгына, үлмәс шигъри талантына яңа заман укучысының тирән ихтирамын һәм мәхәббәтен чагылдыру максатыннан әзерләнгән.
Тәкъдим итү кичәсендә китап басмага әзерләгән мөхәррирләр, әдәбият галимнәре белән очрашу булачак. Әлбәттә инде, үлемне җиңгән җырлар яңгыраячак, дип вәгъдә итә музейның фәнни хезмәткәрләре. Шулай ук уникаль басманы сатып алырга мөмкин булачак.
Очрашу 7 майда 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында (Горький урамы, 17) башлана. Керү бушлай.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз