Логотип Идель
Яңалыклар

ҖИҢҮ ПАРАДЫ НИЧЕК УЗАЧАК?

Бәйрәмнең Казанда гына үтәчәге билгеле булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева матбугат конференциясендә парад уздыру башка шәһәрдә планлаштырылмаганын әйтте.

    Билгеле булганча, 24 июньдә Җиңү парады узачак. Бәйрәмнең Казанда гына үтәчәге билгеле булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева матбугат конференциясендә парад уздыру башка шәһәрдә планлаштырылмаганын әйтте. Шулай да Җиңү парады ничек узачак соң?

  • Казанда тантана 10:00 сәгатьтә Ирек мәйданында башланачак.
  • Казан хәрби гарнизоны, Эчке Эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, Россия Юстиция министрлыгы гаскәрләре, югары уку йортлары һәм республиканың иҗтимагый берләшмә вәкилләре узачак.

   Боларның барысы да тамашачыдан башка булачак. Бары тик 20 ветеран өчен генә искәрмә ясаганнар: алар парадны килеп күрәчәк. Шулай ук бәйрәмне ТНВ телеканалыннан карарга мөмкин булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев