Логотип Идель
Яңалыклар

Иң популяр татар китаплары исемлеге

Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1510 китапханәсе катнашты.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2017» конкурсына йомгак ясады.

Конкурста 328 китап катнашты, шуларның 46-сы – чәчмә әсәрләр (проза), 48-е – тезмә әсәрләр (шигърият), 36-сы – балалар әдәбияты, 58-е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 74-е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 66-сы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1510 китапханәсе катнашты.

2019 елның 15 мартында жюри һәрбер номинациядә җиңүчеләрне билгеләде.

Чәчмә әсәрләр:

1 урын Дания Гайнетдинованың «Ялгыз таган»;

2 урын Фарсель Зыятдиновның «Ата күңеле балада...»;

3 урын Рафаил Газизовның «Ачык тәрәзәләр» китапларына бирелде.

Рөстәм Галиуллинның «Васыять», Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.

Тезмә әсәрләр:

1 урынны Разил Вәлиевнең «Шагыйрь=Поэт=The poet»;

2 урынны Фәнис Яруллинның «Сөю бит ул картаюны белми»;

3 урынны Гәрәй Рәхимнең «Мин – табылдыклар өстәле» китаплары алды.

Рафис Корбанның «Дуслар җыры» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Балалар әдәбияты:

1 урынга Гүзәл Әдһәмнең «Әбием кем исемле?»;

2 урынга Нурия Сәйярнең «Әтәч менгән киртәгә»;

3 урынга Илүсә Нәбиуллинаның «Батыр керпе» китаплары чыкты.

Флера Мәрданованың «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендә чыккан матур әдәбият:

1 урын Фирүзә Җамалетдинованың «Рассказы»;

2 урын Аяз Гыйләҗевнең «Давайте помолимся!»;

3 урын Ольга Иванованың «Нурсолтан» китапларына бирелде.

Равилә Шәйдуллина-Моратның «Ялантау» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:

1 урынга Нурмөхәммәт Хисамовның «Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе»;

2 урынга Фираз Харисов белән Чулпан Харисованың «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек»;

3 урынга Туфан Миңнуллинның «Безгә бер җыр кирәк» китаплары чыкты.

Нурзия Сергееваның «Тылсымлы бизәк=Магия узора» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:

1 урынны Булат Солтанбәковның «Гумер Усманов»;

2 урынны Азат Әхмәдуллинның «Фатхи Бурнаш»;

3 урынны Рушан Шәмсетдиновның «Живопись. Графика» китаплары алды.

Сергей Беловның «Татарские промышленники», Руслан Бушковның «Казанское угощение» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.

Чыганак: kitaphane.tatarstan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев