-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Иң шәп шаяртучыга 100 мең бирәчәкләр
Казанда 22-26 октябрь көннәрендә IV Халыкара стендап-фестиваль узачак. Көлке бәйгесе уннан артык мәйданчыкта эшләр дип көтелә. 62 шәһәрдән һәм 3 илдән 230дан артык катнашучыдан гариза кабул ителгән инде.
«Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала мондый төр көлке фестивальләре безнең шәһәрдә генә үтә», – дип сөйли бәйгенең директоры Илдар Фәттахов. Фестиваль көннәрендә Идрак Мерзализаде, Василий Медведев, Виктория Складчикова кебек йолдызлар да эшләячәк. Шунысы мөһим: бу көннәрдә концерт-тамашаларга бушлай керергә була. «Стендап жанры Россиядә бик танылган. Конкурс кысаларында башкаларның иҗатларын да бәяләргә, үзең дә чыгыш ясарга мөмкин», – дип сөйли иҗат берләшмәсе директоры Артур Шәмгунов.
Җиңүчене төп приз – 100 мең сум акча белән бүләкләячәкләр. Моннан тыш, оештыручылар әйтүенчә, бәйге барышында төрле акчалата бүләкләр тапшыру да каралган. Бәйге берничә юнәлештә узачак. Катнашучылар арасында беренче тапкыр чыгыш ясаучылар да, осталыгын моңарчы сынап караганнар да бар. Тулы импровизация, юмор һәм сатира сәхнәсендә һәркем үз сүзен әйтеп калырга ашыгачак. Бәйгене оештыручылар да, көләргә килүчеләр күбрәк булсын, дигән теләктә. Мәсәлән, узган юлы комикларны бәяләүче жюрида бер кеше саны җитмәгән. Ә аның урынына алып баручылар теләсә кайсы рәттән теләсә кайсы урындагы кешене чакырып утырткан. Конкурс химаячысына бәйге шулкадәр ошаган, ул исә приз фондын икеләтә арттырган. Менә шундый көтелмәгән хәлләр конкурс шартларын да үзгәртергә мөмкин. Узган ел, шулай итеп, җиңүчеләр исемлеген тулыландыру мөмкинлеге дә арткан. Кайбер җиңүчеләр бүләкләрен алыр өчен кайтып киткән җирдән дә кире борылган.
«Мин – юморист», «Шаяннар һәм тапкырлар» кебек бәйгеләрне дәвам итеп, әлеге бәйге кысаларында татарча чыгыш ясаучылар да табылса, шәп булыр иде. Оештыручылар киләчәктә татарча сөйләүчеләрне аерым җыйнарга исәпли. Республиканың яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, фестиваль гади генә чара түгел.
Ул – иҗади яшьләр белән системалы шөгыльләнә торган эш, бу – интеллектуальләр уены. Монда әйткән һәр фикер – бүгенге тормышның яктыртылышы. Яшьләрнең фикерләре лакмус кәгазе кебек, барысын үзенә сеңдергән, бигрәк тә сатира һәм юмор бәйгесендә моның шулай булачагы көн кебек ачык. Монда сәхнәдә микрофон тотып әйтергә теләгән фикерең булуы кирәк. Ә аны, үзең көлмичә, башкаларга җиткереп кара! Шул ук вакытта синең чыгышың башкаларга ничек тәэсир итә – анысы да юморист өчен бик әһәмиятле әле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз