Логотип Идель
Яңалыклар

ИҢ ЯХШЫ ЯШЬЛӘР ПРОЕКТЫ - җиңүчеләр

Мәскәүдә «Хәрәкәт Lite 2020» татар яшьләр проектлары конкурсы нәтиҗәләре буенча VI премияләр тапшыру тантанасы булды. Онлайн-трансляция Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге студиясеннән оештырылды.

Мәскәүдә «Хәрәкәт Lite 2020» татар яшьләр проектлары конкурсы нәтиҗәләре буенча VI премияләр тапшыру тантанасы булды. Онлайн-трансляция Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге студиясеннән оештырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Премияләр тапшыру тантанасын Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин ачты. Ул башкала яшьләренә инициативалы булулары өчен рәхмәт әйтте, шуның нәтиҗәсендә «Хәрәкәт» яшьләр проектлары бәйгесе инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Ул шулай ук Мәскәүдә Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары каршында 16 яшьләр якташлыгы эшләп килүен, аларның иҗади проектларны актив рәвештә гамәлгә ашыруын искәртте. Быел премиянең оештыру комитетына алты номинация буенча илледән артык гариза килгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Мәскәү дәүләт университеты татарлары» - «Югары уку йортының иң яхшы студентлар якташлыгы»; «Мирас татар мәдәнияте үзәге» (Монреаль, Канада) - «Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өлкәсендә иң яхшы проект», «АЛГА» спорт клубы «Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә иң яхшы проект» дип табылды.

тулырак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев