Логотип Идель
Яңалыклар

Яшел Үзәндә «Синең чират» («Твоя очередь») форумы старт алды

Катнашучылар саны — 350. Алар үз эченә 3 блокны алган (интерактив, уку, мәдәни) программа буенча шөгыльләнде.

Уку программасы кысаларында барлык теләүчеләр өчен ачык лекторийлар, яшьләр сәясәте сферасы белгечләре өчен тренинглар һәм хакатон узды. Хакатон катнашучылары районнар турында фильмнарга сценарий язды. Әлеге фильмнар республиканың мәдәни байлыгын саклап калуга һәм популярлаштыруга ярдәм итүче форумнарның мөһим мирасы булачак. Бу хакта тулырак Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде:

— Әлеге фильмнарның үзенчәлеге шунда — сценарийны яшьләр үзләре яза. Иҗади мәйданчык, хакатонда, катнашучылар үз районы турындагы картинаның гомуми концепциясе буенча идеяләре һәм теләкләре белән уртаклашырга теләүчеләр чакырыла. Без мондый төр продукт киң таралыш алачак дип саныйбыз, — диде ул.

«Синең чират» форумы Республиканың түбәндәге шәһәрләрендә узачак: 21 август — Буа, 22 август — Бөгелмә, 24 август — Яр Чаллы, 26 август — Түбән Кама, 28 август — Чистай, 30 август — Казан.

Форумга күрше районнар яшьләре дә чакырыла. Форумга керү барлык теләүчеләр өчен ачык, регистрацияне «синенчират.рф» официаль сайтта узарга кирәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев