Логотип Идель
Яңалыклар

Иҗатчы яшьләр өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия игълан ителә

«Без яңа авторлар эзлибез, конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт», — дип хәбәр итә оештыручылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен Шәриф Камал исемендәге II әдәби премия турында игълан итә.

«Без яңа авторлар эзлибез, конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт», — дип хәбәр итә оештыручылар.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләрен яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, алман, яки төрек телләренә тәрҗемә юнәлешендә үзләрен сыный торган яшь авторлар (мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар) дәгъва итә ала.

Проза әсәрләре дигәндә, күләме 20000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр күздә тотыла.

Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар катнаша ала. Катнашучылар өчен яшь чикләве: 14-30 яшь.

Премия дигәндә, 2 җиңүчегә диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев