Яңалык/Эксклюзив
-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Җиңүчегә - айфон!
"Конкурста катнашсаң, айфон отасың!" - дигән сүзләргә сез ничек карыйсыз? Гомумән, андый конкурсларда катнашып караганыгыз бармы?
"Республика тарихында үзеңне тап" конкурсы Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырыла. Җиңүчегә бүләк - айфон!
Бәйгедә катнашу өчен гаилә фотосын һәм 1920 елдан 2020 елга кадәр Татарстан территориясендә узган берәр вакыйга тарихы турында белешмәне 100let.tassr@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Әлеге конкурста төрле илләрдә яшәүче алты яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Гаризалар 2020 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә.
Фото: tatar-inform һәм pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз