"Идел" Чаллы балалар театр сәнгате мәктәбендә булып кайтты
Талантлар Чаллы шәһәрендә туа дисәм, ялгышмам. Чаллы балалар театр сәнгате мәктәбенә баргач, моңа тагын бер кат инандым.
Талантлар Чаллы шәһәрендә туа дисәм, ялгышмам. Чаллы балалар театр сәнгате мәктәбенә баргач, моңа тагын бер кат инандым. Сүз уңаеннан, мәктәпкә 60 млн. сумга ремонт ясалган.
Мәктәпнең тарихына күз салсак, аны ачу идеясе 1991 елның апрелендә барлыкка килә һәм 1991 елның көзендә Ленинград мәдәният институты белән берлектә театр мәктәбе өчен педагогик кадрлар әзерләү максатыннан "Драма режиссурасы" белгечлеге буенча беренче эксперименталь төркем, ә 1995 елда - дәүләт театр сәнгате мәктәбе базасында уку театрын ачу өчен икенче җыелма туплана.
Бүгенге көндә ике катлы бинада 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәр 500дән артык укучы исәпләнә, алар 5 бүлектә шөгыльләнә: рус театры, татар театры, хореография, музыка һәм мода театры.
Шулай ук мәктәптә 12 балалар башкарма коллективы эшләп килә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев