Логотип Идель
Яңалыклар

“ИДЕЛ” ЧИБӘРЕНЕҢ ТУГАН КӨНЕ

“Идел” журналы редакциясе журналистларга бай түгел. Әмма биредә иң берәгәйлеләре эшли. Рәфидә Галимҗанова - коллективта иң яшь каләм иясе.

“Идел” журналы редакциясе журналистларга бай түгел. Әмма биредә иң берәгәйлеләре эшли. Рәфидә Галимҗанова - коллективта иң яшь каләм иясе. 

Ул яшьлек кайнарлыгы белән барыбызны да илһамландыра. Үзе чибәр, тырыш, үҗәт, җитез, оператив эшли. “Идел” сайтына әллә кайлардан табып кызыклы, кирәкле мәгълүматларны урнаштырып кына тора. Сәнгатьне ярата, үзе дә төрле әдәби конкурсларда еш катнаша. Социаль челтәрләрдә кызыклы бәйгеләр оештыра.
 

Менә бүген Рәфидәбезнең туган көне. Карлы-буранлы көндә дөньяга аваз салган Рәфидә һәрвакыт яңалыкка омтыла, эзләнә, тормыш кыйбласын барлый, дөньяны аз гына булса да матуррак итеп үзгәртәсе килә аның. Шул юлында аңа бары тик уңышлар гына телисе килә. 

Без аңа сәламәтлек, олы мәхәббәт, якыннарының һәрвакыт янәшәдә булуын, аларның терәген тоеп гомер итүен теләп калабыз. Ихлас котлауларга сез дә кушыла аласыз!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Рәфидә Галимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев