-
КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР: ЖУРНАЛИСТ ГӘБДЕРӘХИМ ВАФАТ Урыны Оҗмахта булсын!
-
26 апрельдә Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк.
-
Сәләтләрне ачучы “Сәләт” конкурсы 16 апрель көнне Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурс булып узды. Бинага барлык иҗат сөюче һәм, әлбәттә, иҗат итүче яшьләр җыелды.
-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Идел чистарды. Бишбалта тирәсендә...
Казанның тарихи Бишбалта бистәсендә Идел елгасы яры буенда беренче тапкыр 400 экология волонтеры җыелды. Ял итү максатыннан түгел – яр буйларын чүп-чардан арындыру өмәсенә.
Әлеге акция илкүләм экологик акцияләр кысаларында үткәрелде: кичә Түбән Новгородта, “Бөек елгалар” Халыкара фәнни-сәнәгать форумын үткәрү мәйданчыгында илкүләм “Русия суы” акциясе башлануы турында игълан ителгән иде. Шунда ук “Чиста Идел” марафонына да старт бирелде – тиздән Русия күләмендә “бөек рус елгасы көнен” бәйрәм итәргә җыеналар. Иделнең кайсы милләтнеке булуы ул кадәр мөһим түгел, тик елга чистарсын!
Экология чарасын башлап җибәргәндә Татарстан волонтерларын Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер сәламләде. “Шәһәрнең чисталыгына карата битараф булмавыгыз, аны ихлас яратуыгызны эш белән раславыгыз өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сез шушы зур елганың кечкенә генә өлешен чистарак итү өчен тырышасыз!” - диде ул.
ТР Экология министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, нибары бер-ике сәгать эчендә Иделнең Бишбалта буендагы яры күзгә күренеп чистарды. Экология активистлары территориядән 200 капчык чүп-чар җыйнады. Җыелган чүп күбесенчә пластик һәм пыяла шешәләр, пакетлардан тора иде. Елга төбен чистарту белән А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды аквалангчылары шөгыльләнде, ә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының лаборатория хезмәткәрләре суны сынауга алды. Экспертиза нәтиҗәләре 5 көннән әзер булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз