-
"Кыямовлар кыздыра": Бүгенге татар журналистына иҗадилык җитми! "Идел-online" ютуб-каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы!
-
Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты, “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.
-
Яңа 100 сумлык купюралар тәкъдим ителде Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.
-
Оймяконнан Мәскәүгә кадәр... атта! Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Идел дә абый булды!
Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән аның хәләл җефете Миләүшә гаиләсендә бу көннәрдә зур шатлык: аларның икенче баласы туды! Кыз! 3390 грамм!
Сабый белән әнисе әлегә бала табу йортында, чыгар көннәре җиткәнне көтеп яталар.
Мөхәммәтшиннар гаиләсендә инде Идел исемле егет үсә, аңа 6 яшь. “Идел” редакциясе бу егетне бик үз итә, чөнки ул “Идел”дә туды, дияргә мөмкин – әтисе журналда бүлек мөхәррире булып эшли иде ул чакта.
Мөхәммәтшиннар төпчекләренә Ләлә дигән исем кушарга ниятли. Бу исем мәшһүр журнал һәм халык җырларына кергән борынгы елга белән адаш булмаса да, татар халкының милли символы – лалә (тюльпан) чәчәгенә аваздаш булуына игътибар иттек.
Мөхәммәтшиннарны барлык редакциябез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сабыйга һәм әнисенә саулык телибез. Бәхетле, тәүфыйклы булып үссен сабый!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз