Логотип Идель
Яңалыклар

"ИДЕЛ" - ЭКСПЕРИМЕНТЛАР ӨЧЕН АЧЫК МӘЙДАН

Киләсе яртыеллыкка газета-журналларга язылуның иң кызу чоры башланды. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә кергән татар журналлары 2021 елда укучылары өчен нинди кызыклы яңа проектлар тәкъдим итә?

Киләсе яртыеллыкка газета-журналларга язылуның иң кызу чоры башланды. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә кергән татар журналлары 2021 елда укучылары өчен нинди кызыклы яңа проектлар тәкъдим итә? «Татар-информ» хәбәрчесе басмаларның мөхәррирләре белән сөйләшеп, яңалыклар белән кызыксынды.


«Идел» журналының төп максаты — башлап язучы яшь каләм ияләрен барлау, исемнәрен, иҗатларын халыкка ирештерү. «Идел»нең эшчәнлеге белән баш мөхәррире Гөлүсә Закирова таныштырды.

— Каләм тибрәтүчеләргә кытлык юк, алар хәзер дә яза, иҗатта яна. Әмма күбесе әсәрләрен журналга бирергә атлыгып тормый. Үз аккаунтларында гына элеп бару, махсус әдәби сәхифәләр булдыру күпкә җиңелрәк бит. Без менә беренче чиратта социаль челтәрләрдә яшь, яңа исемнәр барлыйбыз. Аларга республика басмасында иҗат мәйданы бирергә әзер булуыбыз белдерәбез. Яшьләр ачык — элемтәләр ялгау белән, аралашып яшибез, безнең челендж, әдәби марафоннарда да катнашалар. Күбесенең иҗатында уңай якка үзгәрешләр дә сизелә. Кайберләре «Әдәби суд» проектында да үз көчен сынап карый. Хәзер судны видеоконтент өчен әзерлибез. Димәк, без остазлардан файдалы киңәшләрне ешрак ала алабыз. Һәм аларны башлап язучы һәркем ачып тыңлый ала. «Идел» журналы - әдәби экспериментлар өчен дә ачык мәйдан, — диде Гөлүсә Закирова.

Чыганак: intertat.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев